news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт Сабан туеның абсолют батырына тәкә һәм квадроцикл бирәчәкләр

Якшәмбе, 11 июньдә, Әлмәт Сабан туенда көрәштә җиңгән баш батырга милли традицион бүләк – тәкә һәм махсус бүләк – квадроцикл биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы хакимиятенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бәйрәмгә мактаулы кунаклар буларак Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов киләчәк.

Бәйрәмнәр берьюлы берничә мәйданчыкта узачак, концерт, интерактив, спорт һәм балалар программалары әзерләнә. Быел үзәк мәйдан ике өлешкә бүленәчәк. Бер өлеше - театральләштерелгән һәм концерт программасы өчен, ә икенчесе спорт һәм уен программасы өчен бүлеп биреләчәк.

Үзәк мәйданда рәсми ачылыш 11.00 сәгатьтә була. Тамашачыларга театральләштерелгән программа күрсәтеләчәк, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм алдынгылары хөрмәтләнәчәк.

Милли йортларда Идел буе халыклары вәкилләре үзләренең мәдәниятен, шулай ук көнкүрешен, ризыкларын, традицияләрен һәм һөнәрләрен тәкъдим итәчәк.

12.00 сәгатьтә ипподромда ат ярышлары башлана.
Җырчы Марат Яруллин, «Казан егетләре» вокал төркеме, Инсаф Ганибаев, парлы җырчы Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем музыкаль мәйданда хедлайнерлар булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100