news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт Россиянең иң креатив шәһәре булды

1 декабрьдә Мәскәүдә бишенче тапкыр креатив индустрия өлкәсендә Россия илкүләм премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлмәт «Креатив шәһәр» номинациясендә җиңү яулады. РФ Президенты администрациясе ярдәмендә гамәлгә куелган премия креатив индустрия үсешенә зур өлеш керткән профессионалларны, проектларны, компанияләрне, шәһәрләрне һәм төбәкләрне бүләкләү өчен булдырылган.

Әлмәттә 15 җәмәгать киңлеге яңартылган. Аеруча мөһим проектлар арасында – «Креатив процесслар фабрикасы», индустриаль сквер һәм башка киңлекләр. Шәһәрне яхшыртуда «Татнефть» ГАҖ ярдәм күрсәткән.

Шәһәрдә яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Шул ук вакытта «Җиңел канатлар» урам театры һәм «Аулак» социаль театры кебек мәдәни проектлар гамәлгә ашырыла.

Шәһәрнең һәм төбәкнең борынгы мирасын популярлаштыру өчен «Каракүз» музыкаль лейблы һәм шул ук исемдәге этномодерн-фестиваль оештырылган. Профессиональ сәхнәгә чыгарга теләүчеләр өчен «Җырчы сандугач иле» һәм «Афәрин, Әлмәт!» проектлар уздырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot