Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында мәктәп спорт залы төзелешенә 70 млн сум тотылачак
Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында урта мәктәп өчен спорт залы төзеләчәк. Эшкә 71,6 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Төзелеш, җылыту, вентиляция системалары һәм су белән тәэмин итү челтәрләре, электр, янгын сигнализациясе, янәшәдәге территорияне төзекләндерүдән тыш, бу акчага спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алыначак.
Подрядчы 13 декабрьдә билгеле була. Контрактны үтәү вакыты 2025 елның 15 гыйнварына кадәр билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз