news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районының Елховой авылында яңартылган ял зонасы барлыкка киләчәк

Әлмәт районының Елховой авылында яңартылган ял зонасы барлыкка киләчәк
Фото: "Әлмәт таңнары" газетасы

Әлмәт районының Елховой авылында яңартылган ял зонасы барлыкка киләчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова «Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бергә Елховой авылында булдылар, анда «Кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштылар. Җитәкчеләргә тиздән авыл халкы һәм кунаклары өчен заманча һәм уңайлы ял итү урынына әвереләчәк территориянең киләчәк йөзен визуальләштерүне тәкъдим иттеләр.

Елховой җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин инициативасы белән «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына 1996 елда төзекләндерелгән «Кизләү» чишмәсе яңартылачак.

Төзекләндерүнең яңа концепциясе авыл халкы һәм кунаклары табигатьтә күңелле вакыт үткәрә алырлык уңайлы һәм имин территория булдыруны күздә тота. Чишмә янындагы территориядә пикниклар уздыру өчен мәйданчык барлыкка киләчәк, агачлар һәм куаклар утыртылачак.

Бүгенге көнгә эшләр 70 процентка башкарылган, проектны октябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Җирлек башлыгы Алмаз Хәсәншин сүзләренчә, реконструкцияләү авылның барлык чишмәләре территориясен үзгәртеп коруның бер этабы булып тора, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot