Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районының Чупай авылында шашка-шахмат турниры узды

Әлмәт районының Чупай авылында ел да көтеп алына торган зур вакыйга – шашка-шахмат турниры булып узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Әлеге турнир балаларны шахмат уены нигезләренә өйрәткән Фәүзәр Закиров хөрмәтенә ел да шулай оешкан төстә үткәрелә. Быелгы ярышлар инде - унынчысы. Анда 20ләп уенчы катнашты. Шуны да билгеләп узарга кирәк, клуб директоры Ралиф Галимов тырышлыгы белән турнир инде берничә ел рәттән иң югары дәрәҗәдә оештырыла – дипломнар да, бүләкләр дә, барлык катнашучылар өчен чәй өстәле дә әзерләнә. Шашка-шахмат уенында катнашучыларның иң яшенә - 10, иң өлкәненә - 78 яшь! Язучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмова быел да гаиләсе белән килгән иде. Алар безнең район һәм республиканың барлык турнирларында да иң актив катнаша. Ә чараның иганәчеләре – Әлмәт районы ветераннар Советы һәм Фәүзәр Закировның оныгы, турнирның баш хөкемдары Салават Закиров. Бу матур спорт төрен дәвам итүчеләрнең булуына без бик тә шат. Әлеге традиция озак еллар сакланыр дип өметләнәбез. Барлык призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз