news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районының авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү частьләренә прицеплар тапшырылды

Әлмәт районының авыл җирлеге ирекле янгын сүндерү частьләренә прицеплар тапшырылды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Коткаручы көне уңаеннан Әлмәт районының ирекле янгын сүндерү частьләре оешкан өч авыл җирлегенә янгын сүндерү прицеплары тапшырылды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән ирекле янгын сүндерү командалары өчен техниканы модернизацияләү максатыннан ЛК-4П янгын сүндерү прицеплары сатып алынды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлеге янгын прицеплары ирекле янгын сүндерү командаларын җиһазландыру өчен тәкъдим ителгән. ЛК-4П янгын прицепын куллануның төп өлкәсе булып торак корылмаларда, авыл хуҗалыгы объектларында, инфраструктура объектларында янгыннарны сүндерү тора.

Махсус техника конструкциясе берничә бурычны үтәргә мөмкинлек бирә: цистернадан һәм сулыклардан су һәм башка янгын сүндерү чараларын ташу. Янгын прицепы кирәкле янгын-техник корал белән җиһазландырылган.

Әлеге техника Багряж-Никольское, Бишмунча һәм Клементейкино авыл җирлекләренең ирекле отрядларына җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100