news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районыннан яшь артистлар «Сәйяр» фестивалендә гран-при алды

Әлмәт районының Түбән Мактама 62 нче балалар бакчасына йөрүчеләр «Сәйяр» республика фестивалендә гран-при алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасыннан күренеш күрсәттеләр. Моңа кадәр алар муниципаль конкурста җиңгәннәр иде инде. Җиңү өчен коллектив – 300 мең сум грант, ә спектакльдә катнашучы һәркем 3 мең сумлык сертификат алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot