Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районындагы трассада йөк машинасы белән бәрелешкән «Нива» йөртүчесе һәлак булган
ТР Әлмәт районында трассада «Нива» автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте төнлә Казан-Оренбург автоюлының 245 нче километрында булган. «Нива» юл кырыенда торган «КАМАЗ» машинасына бәрелгән. Җиңел машинага шактый зыян килгән, аның йөртүчесе урында ук һәлак булган.
Урында автоинспекторлар эшли, юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана, диелә хәбәрдә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз