Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районындагы авылларның берсендә заманча ял итү зонасы барлыкка киләчәк
Әлмәт районының Елхово авылында «Кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яңартылган территория авыл халкы һәм кунаклары өчен заманча һәм уңайлы ял итү урыны булачак, дип яза «Татар-инфор» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин проектның ничек тормышка ашырылуын бәяләде. Аларга булачак территорияне визуальләштереп күрсәттеләр, шулай ук башкарылган эшләр турында сөйләделәр.
Фото: © Әлмәт районының матбугат хезмәте
Проект Елхово авылы башлыгы Алмаз Хәсәншинның инициативасы белән нефтьчеләр хисабына гамәлгә ашырыла. 1996 елда ук төзекләндерелгән чишмәгә яңа сулыш бирелә.
Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, яңартылган ял зонасы пикниклар өчен мәйданчыкны, җәяүлеләр өчен уңайлы юлларны, яктыртуны, шулай ук яңа утыртылган агачлар һәм куакларны үз эченә алачак. Бүгенге көнгә планлаштырылган эшләр 70 процентка башкарылган, проектны октябрь азагына төгәлләячәкләр.
Фото: © Әлмәт районының матбугат хезмәте
Алмаз Хәсәншин әйтүенчә, «Кизләү»не реконструкцияләү – Елхово авылындагы чишмәләрне комплекслы төзекләндерү эшенең бер этабы гына.
Инициатива авыл җирлеген системалы рәвештә үстерүне чагылдыра. Биредә өстенлек уңайлы һәм заманча мохит булдыруга бирелә. Авыл администрациясенең уртак тырышлыгы, меценатлар ярдәме һәм халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә Елхово авылы яхшы якка үзгәрә, шул ук вакытта табигый һәм мәдәни мирасны саклап кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз