news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында юлларны ремонтлауга 770 миллион тотылачак

Әлмәт районында төбәк юлларын ремонтлауга 770 миллион сум акча тотылачак. Финанслауны «Тормыш өчен инфраструктура» яңа проекты кысаларында бүлеп бирделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Әлмәт администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Быел юллардагы берничә төп участокны ремонтлау планлаштырыла: Әлмәт-Азнакай, Рус Акташы-Кузайкино, Әлмәт-Мөслим, Әлмәт-Чупай, Кузайкино-Нурлат-Дальняя Ивановка.

Шулай ук «Казан — Оренбург» юлы участогы да ремонтланачак, бирегә өлешчә республика бюджетыннан финанслар бүлеп бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot