Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында язучылар балалар белән очрашты
Балалар язучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт районы Габдрахман авылының мәдәният йортында 6-7 яшьлек сабыйлар белән очрашуда булып кайтты. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу бик җылы һәм кызыклы узды. Балалар язучы апаларының иҗаты белән беркадәр таныш булуы белән кунакларны сөендерде. «Әкият илендә» дип исемләнгән чарада балалар Лилия апаларының әкиятләрен, Резеда апаларының шигырьләрен укып та, сәхнәләштереп тә күрсәтте. Актив катнашкан балалар язучы апалары кулыннан бүләккә китап алгач, сөенечләре тагын да артты.
Балаларның ана телендә матур итеп сөйләшүләре йөрәккә май булып сарылды. Димәк, язучылар язган китаплар үз укучыларын алга таба да табачак, дигән өмет туды. Очрашуны оештырган Габдрахман авылының «Туган як музее» директоры Эльмира Исмәгыйлевага, «Туган як музее» хезмәткәре Ләйсәнә Ханнановага, Габдрахман мәдәният йорты директоры Айдар Кәримовка, апалы-сеңелле язучылар Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларга балалар һәм олылар чиксез рәхмәтәрен җиткерде. Чара әле күңелдә бик озак матур хатирә булып сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз