news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында язгы чәчү вакытыннан алда башланырга мөмкин

Әлмәт районында язгы чәчү 15 апрельдә үк башланырга мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә актив әзерләнә. Бездә техниканың 98 проценты ремонтланган. Бүгенге көндә техника әзерлеге буенча эш алып барыла. Быел яз иртә булыр дип көтелә һәм безнең басуларда язгы кыр эшләре 15 апрельдә үк башланыр дип уйлыйм», – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot