Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районында яшь сайлаучылар клубы ачылды
«Кванториум» балалар технопаркында Әлмәт муниципаль районының яшь сайлаучылар клубы ачылды. Әлмәт муниципаль районының Яшь сайлаучылар клубы рәисе итеп В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалында укучы Амаль Бибарсов билгеләнде.
Яшь сайлаучылар клубы үз фикерләрен иркен белдерә алган, нәрсәдер өйрәнергә, вакыйгалар турында үз фикерләре белән уртаклашырга теләгән яшьләр берләшмәсе булып тора. «Яшь сайлаучылар клубы» проектының максаты – яшь буынның актив тормыш һәм гражданлык позициясен булдыру, шулай ук яшьләр арасында хокукый грамоталылыкны арттыру. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Клуб Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында оештырыла.
«Бүген мондый клублар беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучыларга мәгълүмат бирү, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру, яшь сайлаучыларның Россия Федерациясе гражданының хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен үзләштерү өчен перспективалы мәйданчык булып тора. Без әлеге Яшьләр клуб киңлекләрен 2024-2026 еллардагы сайлау кампанияләренә әзерлек чаралары кысаларында кулланырга тырышабыз», - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов.
Яшь сайлаучылар клубларын оештыру һәм эшчәнлеге яшь буынның актив тормыш һәм гражданлык позициясен арттыруга ярдәм итүче иң нәтиҗәле эш формаларының берсе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз