Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында янгында өч баланы коткарганнар
Төнлә Әлмәт районы Рус Акташы авылында ике катлы йортның подъездында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Икенче каттагы фатирда өч бала була. Махсус битлекләр ярдәмендә коткаручылар янган бинадан 11 һәм 15 яшьлек ике кызны, шулай ук 2 яшьлек малайны чыгарганнар. Алар зыян күрмәгән.
Янгын нәтиҗәсендә подъезддагы шәхси әйберләр юк ителгән һәм зыян күргән, диварлар һәм түшәм корым белән капланган. Янгынның гомуми мәйданы 10 квадрат метр тәшкил итә.
Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз