news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча төнге тикшерүләр үткәрелә

Яңа ел бәйрәмнәре чорында 2022 елның 30 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Әлмәт муниципаль районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен төнлә тикшерәләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза. 

​Профилактик чаралар вакытында эвакуация, электр җиһазлары, тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына керү юлларының торышына һәм биналарга аерым игътибар бирелә, янгынны ачыклау һәм кешеләргә хәбәр итү өчен автоматик чаралар төзекләндерелә, эвакуация планнары, янгын сүндерүнең беренчел чаралары булуга игътибар итәләр, хезмәткәрләргә инструктаж үткәрәләр, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100