news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында XVIII гасыр чишмәсе төзекләндереләчәк

Әлмәт районы Урсалы микрорайонында XVIII гасыр чишмә төзекләндереләчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Монда яшәүчеләр сүзләренчә, Чишмә Урсалы нигезләнгән вакытта булган инде. Алар су чыганагы XVIII гасыр уртасында барлыкка килгән дип раслыйлар. Урсалыда яшәүчелә өчен ул мөһим. Суның сыйфаты санэпидстанция тарафыннан даими тикшерелә.

Элек микрорайон халкы аны төзекләндерүгә каршы чыккан. Эш шунда ки, урын табигатьтә ял итүне яратучыларны җәлеп итә. Тирә-яктагы территория чүп-чар белән тулган, учак ягып, яндыра да язганнар.

«Беседка булу бернинди дә яхшылыкка китерми. Яшьләр җыела, чүп-чар, шешәләр бөтен җирдә ята», - дип сөйләде Урсалы микрорайонының ТОС-22 рәисе Дилбәр Яматова.

Шушы көннәрдә микрорайон халкы белән Әлмәт водоканал вәкиле очрашты. Биредә яшәүчеләрнең дәлилләрен тыңлап, ял итү зонасын алырга, ә чишмәне төзекләндерергә карар ителә.

«Монда без төзекләндерергә, буярга, плитәны алыштырырга, сукмакка вак таш сибәргә җыенабыз. Бу яктан юл ясарбыз һәм шлагбаум куярбыз», - дип планнары белән уртаклашты Водоканалның ОКС начальнигы Игорь Алеев.

Төзекләндерү май бәйрәмнәреннән соң башланачак. Рәсми ачылыш каралмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100