news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе башлана

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе башлана, дип хәбәр итә хакимият. Берничә атнадан кырлар буйлап комбайннар һәм тракторлар йөриячәк, игенчеләр дә уңыш җыя башлаячак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, урак вакытында комбайнчылар һәм механизаторлар эше аеруча мөһим.

Быел район территориясендә 43 мең гектарга якын җир чәчелгән, шуның яртысыннан күбрәген бөртекле культуралар — бодай, арпа, арыш, солы, шулай ук борчак, кукуруз һәм карабодай били. Моннан тыш, биредә соя, көнбагыш, җитен, рапс, киндер һәм яшелчәләрнең техник сортлары үстерелә.

Терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә: бүгенге көнгә хуҗалыклар 7,5 мең тонна печән һәм 12,3 мең тонна сенаж җыйган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot