news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында уртача хезмәт хакы 104 мең сум тәшкил иткән

Татарстанның Әлмәт районында 2025 елда уртача хезмәт хакы 103,8 мең сум тәшкил итте, дип хәбәр итте хисап сессиясендә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова. Муниципаль берәмлек әлеге күрсәткеч буенча республикада алтынчы урында.

Район башлыгы сүзләренә караганда, Әлмәт районының икътисады тотрыклы рәвештә үсә. Күрсәткечләргә төп өлешне сәнәгать тармагы кертә, ул икътисадның 51 процентын формалаштыра. Монда төп рольне «Татнефть» компаниясе җитәкчелегендәге нефть чыгару һәм нефть сервисы комплексы уйный.

Презентация: Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте

«Әлмәт районы, нефть башкаласы үзәге, Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсешендә алдынгы урыннарны саклап кала», - дип билгеләп үтте Гүзәл Хәбетдинова.

Район икенче ел рәттән сатып алу процедураларының нәтиҗәлелеге республика рейтингында беренче урын яулый, кече һәм урта эшмәкәрлек секторын актив рәвештә үстерә. Бу муниципаль берәмлектә эш урыннарын һәм хезмәт хакын арттыруга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot