Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында үлем белән тәмамланган авария турында мәгълүмат чыкты
Әлмәт районындагы үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат билгеле булды.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, авария көндез Кичүчат авылы янында булган. «Нива» автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан һәм Mercedes йөк машинасы белән бәрелешкән. Моннан соң йөк машинасына Chevrolet, Ford микроавтобусы һәм Haval килеп бәрелгән.
Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе
Юл-транспорт һәлакәте аркасында микроавтобусның ике пассажиры шунда ук вафат булган.
Вакыйга урынына Әлмәт шәһәр прокуроры урынбасары Татьяна Федоровская чыккан. Тикшерү оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз