news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында шикаятьләрдән соң чүплекне бетерүгә керештеләр

Әлмәт районында шикаятьләрдән соң чүплекне бетерүгә керештеләр
Фото: "Әлмәт таңнары" газетасы

Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә чүплекне бетерүгә керештеләр. Аның турында җирле халыктан билгеле булды. Алар район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-канал чатына мөрәҗәгать яздылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Хәлне экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре контрольгә алды. Контейнер мәйданчыгы агач калдыклары белән тулган. Алар каты көнкүреш калдыкларына керми һәм аларны төбәк операторы алып чыкмый, диелә хәбәрдә.

«Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләре дәвам итә. Тиздән безнең район яшәү өчен тагын да чистарак һәм уңайлырак урын булыр дип өметләнәбез», – дип нәтиҗә ясадылар район башлыгы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot