news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында «Самавыр» бәйрәме булды

Әлмәт районында «Самавыр» бәйрәме булды
Фото: Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музееннан

Бөек Ватан сугышы ветераны Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда «Самавыр» бәйрәме булып үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Самавырлар, Хәлиулла Әхмәтшин туплаган иң беренче коллекцияләрнең берсе. Алар арасында бик борынгылары да, бүгенге көнгә кагылганнары да, сувенир - самавырлар да бар.

Алар Россиядә 1701 нче елда Тула шәһәрендә ясала башлый, ә Түбән Абдул авылына аны беренче тапкыр Бикбулат исемле авыл старостасы 1889 елда алып кайта. Бу коллекциядәге самавырлар Елховой һәм Түбән Абдул авылларындагы бик күп гаилә серләрен сыйдырган, аны саклаган, бик күп тормыш вакыйгаларына шаһит булган.

Хәлиулла Әхмәтшин Бөек Ватан сугышына киткәндә әнисе, туганнары һәм авылдашлары белән утырып өстәл түрендә пар бөркеп утыручы самавырдан саубуллашу чәе эчкән. Бөек җиңү белән сугыш кырыннан кайткач та авылдашлар, самавыр тирәли җыелышып, авыр сугышларда башларыннан кичкәннәрен, күзләреннән кайнар яшьләрен сөртә – сөртә сугыштан кайтмый калган авылдашларын искә алып, сөйләшеп утырган.

«Самовар көне уңаеннан оештырылган күргәзмәгә бер карау белән музейга бәйрәмгә килгән авылдашларның күңеленнән яшьлек чорлары, әти-әниләре, әби–бабайлары һәм башка бик күп төрле хәтирәләр узып китте. Чара бик күңелле һәм сыйфатлы үтте, чарага авылдашларыбыз гына түгел, Әлмәт шәһәреннән һәм Казан шәһәреннән килгән кунак та бар иде», - дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100