Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында поезд һәм йөк автомобиле бәрелешкәннән соң прокуратура тикшерү башлады
Кама транспорт прокуратурасы Әлмәт районында йөк автомобиленең поезд белән бәрелешү шартларын тикшерә. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Транспорт прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Куйбышев тимер юлының Әлмәт – Колшәрип станцияләре арасында поезд йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Һәлакәт булган урынга Кама транспорт прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм тикшерү-оператив төркеме килгән. Хәрәкәт иминлеге һәм тимер юл транспортын эксплуатацияләү таләпләренең үтәлеше тикшерелә.
«Татар-информ» агентлыгы авария нәтиҗәсендә йөк автомобиле йөртүченең җитди тән җәрәхәтләре алуы хакында хәбәр иткән иде. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз