news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында «Өч Спас» бәйрәме була

14 сентябрьдә 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Әлмәт районы Рус Акташы авылында «Өч Спас» бәйрәме узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт районында яшәүчеләрне һәм кунакларны онытылмаслык ял көннәрен авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда (Комсомол урамы, 12 Б) үткәрергә чакыралар.

Бәйрәм программасында:

Алма, бал һәм чикләвек спасын тантаналы рәвештә хөрмәтләү.

Балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар, анимацион программа.

Тәмле сыйлар һәм дегустацияләр

Җирле продуктлар белән авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Истәлекле сурәтләр өчен төсле фотозоналар.

Иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт программасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot