news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында мобилизацияләнгән ир-атларның әниләренә азык-төлек җыелмасы тапшырганнар

Әлмәттә мобилизацияләнгән ир-атларның әниләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Анда дөге, карабодай, чәй, конфет, куертылган сөт, вафли, ит консервасы кергән. Әниләр көненә багышланган мондый бүләкләрне тапшыру бүген авыл җирлекләрендә дә дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә барлыгы 112 бүләк тапшырылган. «Максат азык-төлек тарату гына түгел, ә әниләргә игътибарлы булу иде», - диделәр хакимияттә.

Шулай ук районда әниләр өчен бәйрәм концерты оештырылган. «Җирдәге иң матур сүз — ул әни. Бу кеше теле ачылгач әйтелгән беренче сүз һәм ул дөньяның барлык телләрендә дә бердәй назлы сүз. Әни куллары иң назлы куллар һәм ул бар нәрсәне дә эшли белә. Ана йөрәге иң сизгер йөрәк— анда беркайчан да мәхәббәт сүнми, ул бернәрсәгә дә битараф калмый», — диделәр сәхнәдән залдагы әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Сәхнәдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Нуриева җитәкчелегендәге «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Роберт Андреев, «Әлмәт» халык бию ансамбле, «Бүләк» төркеме һәм башкалар чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100