news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында махсус операция хәрбие истәлегенә мемориаль такта ачтылар

Әлмәт районында махсус операция хәрбие истәлегенә мемориаль такта ачтылар
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районының Ямаш җирлегендә Алексей Комбаров истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Ул махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Алексей Комбаров - Үзәк хәрби округның 2нче гвардия гомумгаскәр армиясенең 30нчы аерым мотоукчы бригадасының матди тәэмин итү ротасының автомобиль взводы йөртүчесе, рядовой.

Алексей 1984 елның 13 июнендә Әлмәт районында Ямаш авылында туа. Җирле мәктәпне, аннары училищены тәмамлый. 2014 елда контракт буенча хезмәткә китә.

2022 елның 14 сентябрендә хәрби хезмәт үтү өчен Үзәк хәрби округ тарафыннан чакырыла. 2022 елның 6 ноябрендә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак була. Алексей Комбаров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

«Алексей Комбаров хезмәт барышында кыюлык һәм батырлык күрсәтте. Ул гомерен Туган илгә фидакарь хезмәт итүгә багышлады һәм соңгы көнгә кадәр хәрби антына тугры калды», - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Әлмәт районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов.

«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хәрбинең хатыны Флорида Вахидова «Геройлар хатыны» икенче проектында катнашкан. Күргәзмәне ачу бу айда планлаштырылган.

Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.

Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100