news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында Кичү-Кузьминовка юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла

Әлмәт районында Кичү-Кузьминовка юлы участогында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Бу җитештерү ихтыяҗы белән бәйле. «Әлмәт таңнары» Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

Әлеге чикләү 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була. Машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен, Әлмәт - Чупай, Казан - Оренбург - Мәмәт - Чупай кебек гомуми файдаланудагы башка юллар буенча, шулай ук Казан-Оренбург - Акбулак - Казахстан чиге аша үтүче Татарстан Р - 239 федераль әһәмияттәге участогы буенча йөрү оештырылачак.

Маршрутта йөртүчеләрнең иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен юл хәрәкәтен оештыру схемасы белән билгеләр урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot