news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында «Карга боткасы» пешерделәр

Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үттеләр. Балалар һәм өлкәннәр авыл урамнарын узып, елга буена җыелды.

Яр буендагы учакта ботка пешерделәр. Бәйрәм ризыгы өчен ингредиентларны авылдашлар җыйды.

Ботканың беренче өлешен җиргә, икенчесен инешкә, өченчесен күккә, дүртенчесен каргаларга бирәләр. Нәкъ менә шушы кошлар татар халкының риваятьләре буенча язны китерә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot