news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында эшчеләр утырган «ГАЗель» әйләнеп капланган, өч кеше - хастаханәдә

Бүген иртән Татарстанның Әлмәт районында микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 8 кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Иртәнге сәгать 7дә Калейкино авылында «ГАЗель» микроавтобусы юл кырыена төшеп киткән. Шаһитлар сөйләвенчә, автобуста Беларусьтан килгән төзүчеләр бригадасы булган.

Пассажирлар сүзләренчә, хәрәкәт иткән вакытта машина йөртүченең хәле начарланган, ул аңын югалткан.
Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше имгәнгән, аларны ашыгыч ярдмә машинасында алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot