news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында борынгы татар йоласы - аулак өй үткәрделәр

Әлмәт районында «Традицияләрнең тере җепләре» дигән яңа проект старт алды. Аның кысаларында Габдрахман авылында беренче бәйрәм итеп татар яшьләренең традицион аулак өе уздырылды. «Аулак ой»не тамашачыларга һәвәскәр актерлар тәкъдим итте. Артистлар үзләренең аз санлы, әмма рәхмәтле тамашачылары өчен эшләде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Бүгенге яшьләр башка музыканы башкара һәм тыңлый. Ә әби – бабайларга бу ошамый, безнең йөрәккә борынгы традицион музыкабыз, җырларыбыз, уеннар якынрак», - дип уртаклашты Габдрахман авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Җәмилә Мөхәммәтганиева.

Ел башында Габдрахман ветераннар советы грант откан һәм яңа проектны тормышка ашыра башлаган. Ул «Традицияләрнең тере җепләре» исемен алды, бу халык зәвыгын белүчеләр өчен яңалык түгел.

«Бу традицияләрне һәм йолаларны без яшь буынга тапшырабыз һәм без аларны белүләрен һәм саклауларын телибез», - диде Габдрахман авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Җәмилә Мөхәммәтганиева.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Традицияләрнең тере җебе» проекты ел дәвамында авылның төрле мәйданчыкларында узачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100