news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында автомобиль узышлары булды

Спорт-техник фестиваль республиканың көньяк-көнчыгышында узды. Катнашучыларга республиканың Әлмәт, Азнакай һәм Бөгелмә районнары буенча уза торган 150 км трассаны үтәргә туры килде. 30 экипаж Карабаштан старт алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Татарстаннан һәм якын төбәкләрдән 30 экипаж чиратлап фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтте. Бурыч - бормалы юл аша үтү, моны көндәшләрдән тизрәк эшләү. Һәр экипаж штурман һәм пилоттан тора. Үзләрен берничә рольдә сынап карарга карар итүчеләр дә бар. .

Трассаның юлдан тыш участогы үз эченә туфрак юл һәм вак су аша чыгуны ала. Моннан тыш, ярышларның мәҗбүри өлеше — контроль пунктка килү. Аларның берсе Бишмунча авылында урнашкан. Анда марафонда катнашучылар өчен милли колорит белән очрашу әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot