Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе гамәлдә
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында шәһәр читендәге «Солнечный», «Юность» и «Орленок» лагерьларында җәйге каникул чорында 4380 бала ял итәчәк, шул исәптән 140 бала махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.
Шулай ук Әлмәттән балалар Татарстан Республикасының башка районнарындагы лагерьларга да җибәрелде.
2 июньнән районда 28 мәктәп яны лагере эшли, алар 27 июньгә кадәр эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында җәйге сменаларда 2500гә якын бала ял итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз