news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында 6700 кешегә хезмәт күрсәтә торган хастаханәне ремонтлый башладылар

«Татнефть» грантлары» программасын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авылында Акташ участок хастаханәсен ремонтлауга керештеләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Акташ участок хастаханәсе – Әлмәт район үзәк хастаханәсенең амбулатор-поликлиника һәм халыкка стационар медицина ярдәме күрсәтүче структур бүлекчәсе. Хастаханә бинасында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче бүлекчә, тәүлек әйләнәсе 13 урынлык стационар, 4 урынлык көндезге стационар урнаштырылган. Хастаханә 11 беркетелгән авылдан 6700 кешегә хезмәт күрсәтә.

Хастаханә бинасы таштан ике катлы, 1956 елда төзелгән. Хәзерге шартлар, бинаның тузганлыгы, инженерлык челтәрләренең авариялелеге халыкка сыйфатлы һәм уңайлы беренчел медицина-санитар һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Куелган бурычларны хәл итү өчен капиталь ремонт үткәрү һәм техник базаны яңарту юлы белән хастаханәне тулысынча модернизацияләү кирәк.

«Татнефть» грант проектын тормышка ашыру кысаларында төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен алыштыру, үзәкләштерелгән канализациягә тоташтыру, фасадны төзекләндерү, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит булдыру һәм медицина җиһазлары, инвентарь, оргтехника, мебель һәм навигация белән җиһазландыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Акташ хастаханәсендә демонтаж эшләре алып барыла. Капиталь ремонт этаплап үткәрелә, шуңа бәйле рәвештә амбулатор медицина ярдәме күрсәтү элекке режимда кала, стационар пациентлар, кирәк булганда, тәүлек әйләнәсе район үзәк хастаханәсе стационарына госпитализацияләнәләр.

Проектны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе 45 млн сумнан артык.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100