Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында 54 миллион сум авыл җирлекләрен төзекләндерү өчен бүлеп бирелде
Әлмәт районында 54 миллион сум авыл җирлекләрен төзекләндерү өчен бүлеп бирелде. Әлмәт районы торак пунктларында яшәүчеләр, үзара салымның нәтиҗәле механизмын кулланып, җирле төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлегеннән актив файдаланалар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Үзара салым программасы кысаларында 36 җирлектә, шул исәптән Түбән Мактама бистәсендә яшәүчеләр быел 13,6 млн сум җыйганнар.
Халык җыйган һәр сумга республика бюджеты 4 сум өсти. Республика бюджетыннан район 54,4 млн сум акча алган.
Бүлеп бирелгән акчаларның төп юнәлешләре халык җыеннарында әйтелгән өстенлекләргә туры китереп билгеләнде. Акчаларның иң зур өлеше-36 млн сум-юлларны ремонтлауга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, су белән тәэмин итү системаларын яхшырту һәм территорияләрне төзекләндерү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта смета документлары әзерләнә һәм халык җыеннарында расланган эшләрне башкару өчен подрядчылар билгеләнә.
Баграж-Никольск, Бута, Васильево, Югары Акташ, Елхово, Ерсубайкино, Кәләй, Кама-Исмәгыйль, Кичү, Кузайка, Мәмәт, Миңлебай, Түбән Абдул, Сәрән авыл җирлекләре файдаланды. Бу территорияләрдә яшәүче халык программага максималь аңлап карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз