news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында 21 укучы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган

Әлмәт районында 21 укучы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәт районында 21 укучы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйгаш. Шатлыклы яңалык турында район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында сөйләде, дип яза «Әлмәт таңнары».

100 балл җыючылар рәтләре тулылана: 5 укучы рус теле буенча 100 балл һәм 2 укучы профильле математика буенча 100 балл алган.

20нче мәктәп укучысы Анастасия Князева 200 баллы була, рус теле һәм әдәбияты буенча максималь нәтиҗә ала. Шулай ук рус әдәбияты буенча балларны яңадан караганнан соң тагын 100 балл өстәлә. Рус әдәбияты буенча бездә барлыгы 9 укучы 100 балл алды.

«Узган ел безнең районда 7 укучы 100 алган булган, ә быел инде 21 һәм тагын 6 фән буенча нәтиҗәләр көтәбез. Бу районда белем дәрәҗәсе елдан-ел арта баруын күрсәтә. Алар белән горурланабыз, укытучыларга һәм остазларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәбез», – диде район башлыгы.

Шулай ук Тимур Нагуманов Әлмәттә 28 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе булачагы турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100