Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы Югары Акташ башлыгы дәүләт бүләгенә лаек булды
Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатуновка «Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеме бирелде. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары».
Александр Васильевич 30 елдан артык җирлек башлыгы булып эшли.
«Бу вакыт эчендә ул үзен инициативалы, җаваплы һәм алдан күрүчән җитәкче буларак күрсәтте. Аның эше һәрвакыт халык белән тыгыз хезмәттәшлек итү, ачыклык һәм ярдәмчеллек принципларына корыла», - дип тасвирлый Әлмәт администрациясе җитәкчене.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз