Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районы умартачысы хәрбиләр өчен ярты тонна бал тапшырды
Әлмәт районының Добромыш авылында яшәүче Александр Коновалов махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен ярты тонна бал тапшырды.
Файдалы тәм-томнарны бүлү һәм җибәрү өчен хәйрияче волонтерлар Айрат Хаматов һәм Чистайдан Динар Әхмәтҗанов белән элемтәгә керде. 270 банка горчица һәм чәчәк балы Чистайдагы җыю пунктына китерелде, аннан продуктны бүлеп бирәчәкләр.
«Балны Чистайга җыю ноктасына алып киттек. Айрат Хаматов бер өлешен шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына алып барабыз, бер өлешен хәрбиләрнең балаларына һәм гаиләләренә таратачакбыз, ә тагын бер өлешен гуманитар йөкне китерүнең башка каналлары буенча — Чистай епархиясе линиясе буенча, «Чистай — фронт» хәрәкәтенә, «Сугышчан туганлык»ка җибәрергә уйлыйбыз», — дип планнары белән уртаклашты волонтер Динар Әхмәтҗанов.
Активист сүзләренчә, Александр балны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәрбиләрнең гаиләләренә таратырга кушып, ышанып тапшырган.
Үз чиратында волонтерлар умартачыга хәрбиләрнең берсе биргән каскасын, шулай ук көнкүреш кирәк-яракларын бүләк итә.
Авыл кешесе инде өченче тапкыр хәрбиләргә бал җибәрә. Узган ел Александр Коновалов волонтерларга «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы тапшырды. Тагын бер партияне ул «Вместе к Победе» фонды вәкилләренә тапшыра, тагын бер өлеше республика полигоннарына мобилизацияләнгән солдатларга җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз