news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы Түбән Абдул авылында «Әбелгата оныклары» гаилә очрашуы булды

Әлмәт районы Түбән Абдул авылында «Әбелгата оныклары» гаилә очрашуы булды
Фото: https://almet-rt.ru

Әлмәт районы Түбән Абдул авылында Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музеенда «Әбелгата оныклары» дип исемләнгән гаилә очрашуы узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлеге очрашуга авылдан, республиканың төрле районнарында гомер итүче Насретдинов Әбелгата бабай һәм аның беренче хатыны Хәдичә әби, икенче хатыны Бәрия әбинең оныклары җыелды. Ике гаиләдән тугыз бала – барысы да таза, сау-сәламәт, көчле буын булулары белән аерылып тора. Кайткан оныклар һәм оныкчыклар бергә җыелышып бабаларының, туганнарының каберенә барып дога кылды. Аннан очрашуны балачактан күңелләренә якын булган авыл тарихы музеенда дәвам итеп, яшьлек хатирәләрен, күңелле вакыйгаларны искә төшерде.

Аларның һәр сөйләгән сүзләрендә бабаларының кешелекле, ярдәмчел булуы, хезмәт яратуы чагылды. Туган җир, яшьлек, сагыну турында җырлар яңгырады. Гамил абыйның сыздырып гармун уйнавы, Саҗидә апа, Шамил абыйларның шул гармунга кушылып башкарган моңлы җырлары барысының да күңелләрен яшәртеп, бер генә минутка яшьлек елларына алып кайткан кебек тоелды.

Рушания Габдулла кызының бабасы балаларына атап язган җыр куплетларына сокланмый мөмкин түгел иде. Әбелгата бабайның иң өлкән оныгы Рәшит абыйга 83 яшь. Мәрьям апа кызларының оныгы Тимурга 10 яшь. Бу гаилә үзе тарихка кереп калган бер истәлек, буыннар чылбыры булып тора.

«Гаилә елы кысаларында Әбелгата бабай оныклары белән оештырылган әлеге очрашу музеебыз тарихында күп елларга җитәрлек хатирә булып сакланыр», диелгән хәбәрдә.

Фото: https://almet-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100