news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча лидер булып танылды

Әлмәт районы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча лидер булып танылды. Районга «Шәһәр статусында булган муниципаль район» номинациясендә беренче урын бирелде.

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцияэлемтә режимында үткәргән киңәшмәдә билгеле булды, дип хәбәр ителә «Әлмәт таңнары» сайтында.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков өмәләр, табигать саклау акцияләре һәм башка чаралар кысаларында республиканың барлык районнарының актив эшен билгеләп үтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot