news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы Габдрахман авылы укучылары заманча җиһазланган агротехнологияләр өйрәнә

Әлмәт районы Габдрахман авылы укучылары заманча җиһазланган агротехнологияләр өйрәнә
Фото: "Әлмәт таңнары" газетасы

Әлмәт районы Габдрахман авылы укучылары заманча җиһазланган агротехнологияләр өйрәнә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

«Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Габдрахман авылы мәктәбендә агротехнологияләрне өйрәнү мөмкинлекләре киңәя. Быел агрокласс өр-яңа югары технологияле җайланмалар белән тулыланды, бу 7нче һәм 10нчы сыйныф укучыларына үсемлекчелек һәм заманча авыл хуҗалыгы технологияләре дөньясын тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Агроклассның укыту пространствосы 16 төрле заманча җайланма алды: үсемлекләр үстерү өчен микроскоплар һәм лаборатор комплектлар, интерактив такталар һәм комплекслар, модельләштерү һәм прототиплаштыру өчен алдынгы чаралар: 3D-принтер һәм 3D-сканер, укыту квадрокоптеры һәм робототехник системалар конструкторлары, алар укучыларны автоматлаштыру, дистанцион идарә итү нигезләренә өйрәтәчәк һәм агросәнәгать комплексында робот техникасын кулланырга өйрәтәчәк.

Хәзер укучылар теорияне өйрәнеп кенә калмыйлар, алган белемнәрен гамәлдә дә актив кулланалар, үсемлекчелек һәм механикалаштыру буенча белемнәрен тирәнәйтәләр.

Проектның максаты – укучыларга булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү, аграр фән һәм техника өлкәсендә база белемнәрен бирү, шулай ук районның авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертергә сәләтле булачак белгечләр әзерләү, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot