news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы Елховой авыл тарихы музеенда комганнар күргәзмәсе эшли башлады

Әлмәт районы Елховой авыл тарихы музеенда комганнар күргәзмәсе эшли башлады
Фото: Елховой музее

Әлмәт районы Елховой авыл тарихы музеенда «Буыннар чылбырын тоташтыручы комганнар» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында Елховой урта белем биру мәктәбеннән 4нче сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Балалар комганнар тарихы, аның килеп чыгышы, аларның төрләре белән танышты. Ә комганнар нәрсә өчен кирәк соң? - дигән сорауга барысы да уйга калды. Бүгенге иркен заманда комганнар бөтенләй дә кирәкмидер төсле тоелса да, ачыклый торгач, аларның һәрбер өйдә, мунчада булырга тиешлелеге ачыкланды.

Балалар гасырлар кичкән, буыннар чылбырын тоташтырып торучы комганнарны тотып, аның белән бит-кулларын юып карады, комганнарның әһәмияте турында күп кенә мәгълүмат та алдылар, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

Татар – мөселман комганнары башка комганнардан аерылып торганнар. Мондый комганнарның борын очында түгәрәкләп балдак куелган. Кулдан эшләнелгән мондый комганнар – сөннәтле татар комганы дип йөртелгән.

«Комганнарны Казан арты авылларында, Кукмарада ясаганнар, ә Елховой авылының үзенең осталары булган. Мондый комганнарны осталар төсле метал кулланып ясарга тырышканнар, чөнки андый комганнарда су бик яхшы сакланган һәм сихәтле саналган», диелгән хәбәрдә.

Фото: © Елховой музее

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100