news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы делегациясе Чечняга Сабантуйга 1 тонна бавырсак алып барды

Әлмәт районы делегациясе Чечняга Сабантуйга 1 тонна бавырсак алып барды
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәт районы Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен тәкъдим итте. Алар 1 тонна бавырсак алып барган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Бәйрәм мәйданчыгында татар ишегаллары, милли һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе, тематик мастер-класслар, милли көрәш, спорт-күңел ачу уеннары узды.

Моннан тыш, кунаклар татар милли ризыкларыннан ләззәт ала һәм иң зур самовырдан чәй эчә алганнар. Ә бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары катнашында концерт узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов Сабантуйны әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бәйрәмне оештыру зур көч таләп итте. Бу чараның иң югары дәрәҗәдә узуына үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт!», – дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100