news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы Чупай авылында ифтарханә үз ишекләрен ачты

Әлмәт районы Чупай авылында бик матур, иркен һәм заманча шартларга туры китереп төзелгән бина тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Тантанада авыл башлыгы, аксакаллар, абыстайлар, мәчет имамы, шулай ук авыл халкы катнашты. Бу әлеге вакыйганың никадәр әһәмиятле һәм бердәмлек рухында узуын күрсәтә.

Әлеге бинада ифтарханә оештыру, шулай ук көндезге уку-укыту курслары үткәрү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Бу урын – авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия. Ифтарханә кешеләрне бер табын артына җыеп, кардәшлекне, татулыкны һәм бер-береңә ихтирамны ныгытачак. Ә уку курслары дини белемне арттыруга, яшь буынны иманлы, әхлаклы итеп тәрбияләүгә хезмәт итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot