news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы 26 млн сумга 7 микроавтобус алачак

Әлмәт районы 26 млн сумга 7 микроавтобус алачак
"Әлмәт таңнары"

Әлмәттә җиде яңа Next A65R35 ГАЗель микроавтобусы сатып алырга планлаштыралар. Һәр автобусның бәясе 3,77 миллион сум тәшкил итә, ә гомумән алганда аларга 26 миллионнан артык акча тотылачак. Мәгълүмат сатып алу өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырылган. Заказчы булып Әлмәт районы башкарма комитеты тора. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Микроавтобуслар 2023 елда чыгарылган, 17 урынлы.

Шулай ук сайтта күрсәтелгәнчә, кайтарып җиткерү вакыты контракт төзелгән көннән алып 30 көн тәшкил итә, ягъни 2023 елның 4 сентябре. Шуңа күрә шәһәрдә транспорт чаралары октябрь башында барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot