news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгының элеккеге киңәшчесе төбәк башкалалары мэрлары рейтингына керде

Уфа администрациясе башлыгы Ратмир Мәүлиев Россия төбәкләре башкалалары мэрларының илкүләм рейтингындагы беренче төркемгә керде. 2022 елның июнь һәм июле нәтиҗәләре буенча ул 14нче урынны яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән тыш, ил субъектларының барлык башкалалары җитәкчеләре «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә үткәргән тикшеренү объекты булды.

  • Ратмир Мәүлиев 2016 елның апреленнән Татарстанда Әлмәт районы башлыгының инвестиция буенча киңәшчесе булып эшли. 2019 елның мартында Нефтекамск администрациясе башлыгы итеп сайлана. 14 февральдә Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.
news_right_1
news_right_2
news_bot