Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районы башлыгы язгы кыр эшләренең барышын бәяләде
Әлмәт район башлыгы Тимур Нагуманов районның дүрт хуҗалыгында чәчү кампаниясе барышын тикшерде. Басуларны әйләнеп чыкканда ул җитәкчеләр, белгечләр һәм механизаторлар белән аралашты, кышлаудан соң үсемлекләрнең үсеш торышын бәяләде, язгы кыр эшләрен оештыруны яхшырту буенча тиешле йөкләмәләр бирә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Гомумән район буенча көзге культуралар өчен 14000 гектардан артык җир бүлеп бирелгән, бу шактый зур мәйданнар. Белгечләр даими мониторинг алып бара, бүгенге көндә уҗымнарның хәле бик яхшы, тукландыру мәйданның 75 проценттан артыгында башкарылган. Алга таба культураларны эшкәртүнең ничек башкарылуына бәйле. Районда 42000 гектардан артык язгы культураларга бүлеп бирелгән. 28 апрельгә якынча 7500 гектар чәчелгән», – диде район башлыгы.
«Район аграрийлары һәр көнне генә түгел, ә һәр сәгать саен планлаштырылган күләмнәрне вакытында чәчү һәм соңыннан яхшы уңыш җыю өчен файдаланырга тырышалар. Безнең бурыч - аларга ярдәм итү һәм барлык мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтү», – дип сөйләде Тимур Нагуманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз