news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы яшь эшмәкәрләр ярминкәсендә балалар белән аралашты

Әлмәт районы башлыгы яшь эшмәкәрләр ярминкәсендә балалар белән аралашты
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

Әлмәттә «Эшмәкәрлек фабрикасы. Балалар» бизнес-мәктәбе укучылары ярминкәсе узды. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Ул күргәзмә материаллары белән танышты һәм балалар белән аралашты. Бизнес-мәктәп укучыларының берсеннән коктейль сатып алырга да өлгерде.

Ярминкәдә 20дән артык төр товар тәкъдим ителгән: 3D принтерда эшләнгән әйберләр, энҗедән бизәнү әйберләре, кәнфит, татлы ризык, компьютер тычканы өчен келәм, балавыз, шәм һәм башкалар. Бу хакта «Әлмәт таңнары»  Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Мәктәпнең өлкән педагогы Эльвина Быкова сүзләренчә, курсларда балалар фикердәшләр таба һәм эшмәкәр-укытучыларның көчле тирәлеге хисабына үсеш ала. Теория, максат кую, вакыт белән идарә итәргә өйрәнәләр, үз проектларын иптәшләре алдында яклыйлар. Әгәр проект инвестиция комиссиясе тарафыннан хупланса, балаларның үз бизнесларын үстерү өчен грант алу мөмкинлеге дә бар.

Шулай ук яшь эшмәкәрләр шәһәрнең иң яхшы предприятиеләренә йөри һәм практикада компанияләрнең бизнес-процесслары һәм аларның уңышлы хуҗалары белән таныша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100