news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Әлмәт районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

«Нур» психологик ярдәм үзәгендә Әлмәткә кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булды.

Очрашуда хезмәт барышы һәм көнкүреш проблемалары турында фикер алыштылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Район хәрбиләрнең мәсьәләләрен хәл итүне, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәк.

Бөтен Әлмәт хәрбиләребез белән горурлана һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерә. Хәзер ир-атларга өйләрендә көч тупларга, гаиләләре белән вакыт уздырырга кирәк, ди Әлмәт ррайоны башлыгы Тимур Нагуманов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot