Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты
«Нур» психологик ярдәм үзәгендә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Аларның күбесе 9 Майга багышланган тантаналарда катнаша алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов, шәһәр Советы депутаты, эшмәкәр Вячеслав Колотовкин, Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ришат Сабиров, җаваплы хезмәтләр һәм штаб хезмәткәрләре катнашты.
Хәрби хезмәткәрләр хезмәт турында сөйләде һәм көнкүреш проблемалары турында фикер алышты. Хәрбиләр бүлекчеәләрне матди-техник тәэмин итү һәм нинди әйберләргә мохтаҗ булулары турында сөйләде.
Тимур Нагуманов шулай ук алардан гаиләләренә кирәкле ярдәм чаралары турында сорашты, сораулар һәм үтенечләр аерым контрольгә алынды.
Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырту – бүген өстенлекле бурыч. Без һәрвакыт мөмкин булганча ярдәм итәргә әзер. Барлык Әлмәт гаиләләренә туганнары һәм якыннары белән күбрәк вакыт үткәрерүләрен телим», - диде район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз