news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы түбәләрне чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Әлмәт районы башлыгы түбәләрне чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова биналарның түбәләрен кар һәм боздан чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген киңәйтелгән пленар киңәшмәдә белдерде.

Бу бурыч башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллинга йөкләнде.

Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларының эшенә аерым игътибар итте: аларга шәхси секторда яшәүчеләр арасында түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы турында аңлату эше үткәрергә, шулай ук үз территорияләрендәге күпфатирлы йортларның торышын мониторинглауны көчәйтергә кушылды.

«Түбәләрне чистарту эшен мөмкин кадәр тизрәк оештыруыгызны сорыйм. Моңа бик җитди карагыз. Сүз кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге турында бара», - дип ассызыклады Хәбетдинова.

Аның сүзләренчә, температура үзгәрү, кинәт җылыту һәм янәдән суыту сәбәпле, түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы артты. Күпфатирлы йортларның түбәләрен чистарту өчен идарәче компанияләр җаваплы. Алар йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә җавап бирергә тиеш. Шул ук вакытта фатирларның балконнары гомумйорт милке булып саналмый, шуңа күрә аларны чистарту бурычы милекчеләрнең үзләренә йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot