Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бабайлары турында сөйләде
Татарстан Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов #МойГеройМояСемья акциясендә катнашты, социаль челтәрләрдә бабаларының фотоларын урнаштырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Беренче фотода минем бабам Миннегалиев Әзгам Миннегали улы сурәтләнгән. 1925 елның 17 октябрендә Мөслим районының Түбән Табын авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, «Ик-Буй» колхозында эшли. 1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Пенза шәһәренең 91нче запастагы полкына эләгә. 1943нче елның маенда Украина фронтының 1575 зенит-артиллерия полкында сугыша. Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә катнаша. 1948 елда гына туган йортына кайта. «Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм флотының ХХХ еллыгы» медальләре белән бүләкләнә», – дип яза Тимур Нагуманов.
«Икенче фотода минем әти ягыннан бабам Гәрәев Нагуман. 1898 елда Бөгелмә районының Куакбаш авылында туган. Сугыш елларында фронтның хәрәкәттәге өлешләрендә хезмәт итә, үз Ватанын фидакарьлек һәм тугрылык белән яклый. Горурланам һәм хәтерлим! Тормыш өчен рәхмәт!», - ди Тимур Нагуманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз